news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры тамашачылар соравы буенча «Җәйнең бер көнендә» спектаклен күрсәтә

Йон Фоссе әсәре буенча Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән әсәр 21 декабрьдә тәкъдим ителә.

Камал театры тамашачылар соравы буенча «Җәйнең бер көнендә» спектаклен күрсәтә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Күп кенә тамашачылар соравы буенча, Камал театрының декабрь афишасына Йон Фоссе әсәре буенча Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән «Җәйнең бер көнендә» спектакле өстәлде. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Спектакль «Алтын битлек» премиясе номинанты булды, Кытай Венгрия, Румыния, Санкт-Петербург һәм Мәскәү фестивальләрендә катнашты. «Җәйнең бер көнендә» — Норвегия драматургы Й.Фоссеның Россиядә куелган беренче пьесасы.

Спектакль турында: Һәр кешенең диярлек тормышында язмышны төптән үзгәрткән вакыйгалар була. Алар кабат-кабат үткәннәргә әйләнеп кайтырга, күңелдә таш булып яткан һәм истәлекләр чоңгылына тарткан бик күп сорауларга җавап эзләргә һәм шул хәлләрнең сәбәпләрен анализларга мәҗбүр итәләр.

Норвегия авангардисты Йон Фоссе пьесасының сюжеты катлаулы түгел — героиня, иренең ни өчен аның тормышыннан югалуын, китүен аңларга тырышып, яшьлегендә булган вакыйгаларны искә төшерә. Әсәрнең формасы үзенә бертөрле укылышны таләп итә, чөнки асылда төп мәгънә эчтәлеккә генә корылмаган.

Ул билгеле бер эзлеклелектә бирелгән күчеш-кичерешләрдә, берөзлексез үткәннәргә, әйтелгәннәргә кире кайтуда, героиняның тормыш мәгънәсен эзләп газаплануында һәм шул үзен битәрләгән әлеге кичерешләрдән яшәргә көч алуында ачыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100