"JADID fest" фестивалендә Яңа Татар бистәсе яшәүчеләре истәлекләрен сөйләде

Оештыручылар сүзләренчә, бистәдә якын киләчәктә зур үзгәрешләр кертелергә мөмкин.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Кичә «JADİD fest» фестивалендә Яңа Татар бистәсенең 270 еллыгына багышланган сөйләшү оештырылды. Бистәнең өлкән буын яшәүчеләре халыкка үзләренең истәлекләрен сөйләде. Фестивальнең оештыручысы — Бөтендөнья татар яшьләре форумы.

«Яңа татар бистәсе шәһәр эчендә хәзерге вакытта алга киткән җир булып санала, чөнки ул Идел елгасына якын. Якын киләчәктә анда зур үзгәрешләр булырга мөмкин. Шушы үзгәрешләр вакытында яңа бистәнең тарихы һәм мирасы онытылмасын дигән ният белән без шундый фестивальне уздырабыз. Сезнең һәрбер хатирәгез безнең өчен кыйммәтле», — диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов.

Ветераннар оешмасы рәисе Нәүфәл Рәхимовның теләге — «Мехчылар» фабрикасының исемен булса да истә калдыру. «Меховой»да эшләгән кеше монда юк диярлек. Узган ел гына фабриканың 90 еллыгы узды. Ил өчен иң уңышлы эшләгән вакыты — сугыш еллары. 1941-1945 ел арасында солдатларга унбиш миллион данә бүрек, кием җибәрелгән. Шушы зур хезмәте өчен 1944 елда СССРда бер генә мех оешмасы Ленин ордены белән бүләкләнде, тарихы бик зур», — ди ул.

Нәүфәл Рәхимов фикеренчә, «Мехчылар» фабрикасын саклап калу ихтыяҗы бар. «Заманында тугыз мең кеше эшләгән иде, бүгенге көндә нибары йөз илле генә, аның яртысы да мех белән шөгыльләнми, биналар арендага бирелә. Фабриканың музее да бар, аны да саклап каласы иде», — диде ул.

«Иске таш» мәчетен салдырган Габдулла Үтәмешовның туганы Фәридә Кадырова-Үтәмешова бинаны бик яхшы сакланган булуын әйтте. «Габдулла Үтәмешов татарлар арасында бик танылган сәнәгатьче булган. Әлеге мәчет Казанны Явыз Иван гаскәрләреннән саклаганда һәлак булган шәһәр каберлеге урынында төзелгән. Каберлек булмаган, ә бары тик иске таш кына торган. Ул таш әле дә мәчетнең ишегалдында тора», — диде ул.

«Шиһабетдин Мәрҗани китабында Габдулла Үтәмешов турында бик күп мәгълүмат бирелә. Аның меценат булганы һәм Россиядә ике йөзләп мәчет салдырганы хакында әйтелә. Җизнәсе танылган дин белгече — Габденнасыйр Курсави. Нәкъ менә ул Иске таш мәчетен төзегәндә кыйбланы дөрес итеп күрсәтә», — ди Фәридә Кадырова-Үтәмешова.

Моннан тыш, Фәридә ханым аның икенче җизниләре — Галимҗан һәм Салихҗан Барудилар булуын әйтеп узды. «Алар бергәләп Казанда „Мөхәммәдия“ мәдрәсәсен төзи. Мәдрәсәнең исеме Барудиларның әтиләре хөрмәтенә бирелә. Габдулла Үтәмешовның кызы үз акчасына Мөхәммәдия мәдрәсәсенә янкорма төзеттерә. Ул әле дә эшләп килә», — диде ул.

Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова бистәләргә багышланган киңәшмәләр еш булуын искәртте. «Яңа татар бистәсенең өлкән кешесе Нурания апа Биктимерова безнең ярдәмчебез, киңәшчебез иде, әмма ул инде юк. Шуңа күрә без Иске һәм Яңа бистәләрнең өлкән буыны белән яңадан очрашу үткәрергә ниятлибез. Нәрсәдер яңартырга телибез икән, бистәнең үзенчәлекләрен дә истә тоту мөһим», — диде ул.

«Яңа бистәне без яхшы беләбез, чөнки мин Ямашев урамы унбишенче йортта тудым. Өйнең арткы өлеше „Иске таш“ мәчете белән янәшә иде. Шундагы бабайлар азан әйткән вакытта безгә уйнарга да, кечерәк балаларга еларга да рөхсәт бирмиләр иде», — дип искә алды хатирәләрен бистә яшәүчесе Фирдәвес Исмәгыйлева.