news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшь фотографлар арасында SURӘT конкурсы башланды

14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге катнашучылар үзләрен «Архитектура», «Кешеләр», «Яңа мәдәният» һәм «Стрит-фотография» номинацияләрендә сынап карый ала.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Re ' ACTOR арт-резиденциясе SURӘT республика фотоконкурсына гаризалар кабул итүне башлап җибәрде. Ул Тимур Һадиевның «Мәскәү» мәдәни үзәгендә «Югалган элемтәләр» күргәзмәсе вакытында узачак. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Проект республиканың яшь фотографларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән, алар үз игътибарын халыкның уртак һәм мәдәни үзенчәлекләренә юнәлтә»,- дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Конкурста дүрт номинация тәкъдим ителгән: «Архитектура», «Кешеләр», «Яңа мәдәният» һәм «Стрит-фотография». 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге катнашучылар әлеге номинацияләрнең берсендә катнаша һәм бәйгегә өчкә кадәр фото төшереп җибәрә ала.

Гариза бирү башланды һәм 1 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурста катнашучыларның иң яхшы эшләре гыйнвар аенда җәмәгать киңлекләре территориясендә урнаштырылачак.

Конкурста катнашу өчен RE’ACTOR арт-резиденциясе сайтында теркәлергә кирәк.

Проект ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә RE’ACTOR арт-резиденциясе һәм ТР Иҗат яшьләре академиясе тарафыннан оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100