news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Мирас. Алтын фонд» концертына чакыра

Программа узып баручы елның иҗади эшчәнлек нәтиҗәсе булачак.

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Мирас. Алтын фонд» концертына чакыра
ТР Дәүләт Җыр һәм бию ансамбленең матбугат үзәге

(Казан, 11 ноябрь, Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 15 ноябрьдә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Казанда «Мирас. Алтын фонд» концерт программасын күрсәтәчәк. Концерт Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә була.

«Программа узып баручы елның иҗади эшчәнлек нәтиҗәсе булачак», дип хәбәр итә ансамбльнең матбугат үзәге.

Беренче бүлектә тамашачыларга ансамбль коллекциясе шедеврлары — тирән фольклор тамырлары булган чыгышлар, шулай ук яңа вокаль-хореографик композицияләр тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар. Коллектив «Без — татарлар» дигән яңа вокаль-хореографик номер бда күрсәтәчәк.

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле каршында узган елның сентябреннән эшли башлаган балалар студиясенә йөрүчеләр дә сәхнәгә чыга. Балалар ике номер башкарачак: «Әпипә» һәм быелгы премьера — «Яз килә».

Концертның икенче өлешендә ансамбль XIX гасыр азагы-XX гасыр башы Казан һәм Себер татарларының фольклор-этнографик материалларына нигезләнгән «Туй» музыкаль-хореографик спектаклен тәкъдим итәчәк. Премьера өчен тарихи материаллар буенча 300ләп костюм тегелгән, чорны чагылдыру өчен этник инструментлар сатып алынган.

Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры Юрий Жуков хәбәр иткәнчә, бу ел Татарстан җыр һәм бию ансамбле өчен бик нәтиҗәле булган. Артистлар Татарстан районнарында да, Россия төбәкләрендә дә йөзгә якын концерт биргән.

Киләсе ел коллектив өчен тагын да активрак булырга вәгъдә итә — 2022 елда ансамбльгә 85 яшь тула. Юбилей уңаеннан ансамбль яңа программа әзерли. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100