news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«ТАТАR СҮЗЕ – 2022» халыкара бәйгесенә гаризалар кабул итү вакыты озайтылган

Эшләрне бәяләү 2022 елның 10 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

«ТАТАR СҮЗЕ – 2022» халыкара бәйгесенә гаризалар кабул итү вакыты озайтылган
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ — 2022» халыкара бәйгесенә гаризалар кабул итү вакыты озайтылган — видеоязмаларны 15 декабрьгә кадәр җибәрергә була.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бәйгедә катнашучылар шигырьләр, мәсәл һәм проза укуда көч сынашачак. Бәйгене филармония Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән оештыра. «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесе икенче тапкыр үткәрелә.

Бу елдан башлап конкурста «Автор-башкаручы» һәм «Шигъри гаилә» дигән ике яңа категория барлыкка килде. «Автор-башкаручы» номинациясенә сәхнәдән үз әсәрләрен укырга әзер һәвәскәр шагыйрьләр чакырыла. «Шигъри гаилә» номинациясе исә балаларның әти-әниләре, әби-бабалары белән берлектә яки бер гаиләдән берничә баланың чыгыш ясавын күз алдында тота.

Барлык номинацияләрдә дә катнашучыларның яше чикләнмәгән. Жюри хөкеменә бәйге өчен махсус эшләнгән видеоязмалар кабул ителә. Видеоязманың хронометражы 5 минуттан артмаска тиеш. Жюри актерлык осталыгына, дикциягә, костюмга, реквизитка, музыкаль бизәлешкә бәя бирәчәк.

2021 елның 15 декабренә кадәр видеоязма форматындагы конкурс эшләрен tatarsuze@tatfil.ru электрон адресына яки WhatsApp мессенджерыннан +7 (919) 690-04-22 номерына җибәрергә кирәк. Бәйге турындагы тулырак мәгълүмат — www.tatfil.ru сайтында.

Жюри рәисе быел да Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармолниясенең сәнгать җитәкчесе, ТР Дәүләт фольклор ансамбле җитәкчесе, профессмиональ җырчы Айдар Фәйзрахманов, аның урынбасары — Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарихчы галим Искәндә Гыйләҗев. Жюрида Рүзәл Мөхәммәтшин, Илдар Кыямов, Данил Салихов һәм башкалар бар.

Эшләрне бәяләү 2022 елның 10 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Бәйге нәтиҗәләре 2022 елның 21 февралендә Халыкара туган тел көнендә филармониядә узачак Гала-концертта игълан ителәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100