Нурбәк Батулланың бию хәрәкәтләрен кабатлап «Әкият» курчак театрына билет отып була

Челленджта катнашу өчен «Тыпырдык» спектаклендәге җырга хореограф Нурбәк Батулланың бию хәрәкәтләрен кабатларга һәм видео төшереп, социаль челтәрләргә #тыпырдык хэштеге белән куярга кирәк.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Яңа премьерасы уңаеннан «Әкият» курчак театры ЭкиятChallenge игълан итә — биергә чакыра. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Челлендж кысаларында «Тыпырдык» спектаклендәге җырга хореограф Нурбәк Батулланың бию хәрәкәтләрен кабатлап, #тыпырдык хэштеге белән социаль челтәрләргә видео урнаштыру сорала. Вакыты — 30 ноябрьгә кадәр.

Җиңүчеләргә бүләк — Яңа ел тамашасына ике кешелек чакыру дип вәгъдә итә театр.

«Тыпырдык» хореографик тамашасының режиссеры — Илгиз Зәйниев, рәссамы — Екатерина Спиридонова, хореограф — Нурбәк Батулла. Композитор Эльмир Низамов белән шагыйрә Резеда Гобәева бу спектакль өчен махсус сигез җыр язды.

Спектакль театр фойесында уйналачак. «Тыпырдык»ның премьерасы 14 һәм 15 ноябрьгә билгеләнгән.

Спектакль «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» федераль проекты кысаларында чыга.