news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурбәк Батулла: Кайчакта татар мәдәниятен чынлап та бетермимме икән дип уйлый башлыйм

«Алтын битлек» театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла Камал театрының «Әле…» проектында катнашты.

Нурбәк Батулла: Кайчакта татар мәдәниятен чынлап та бетермимме икән дип уйлый башлыйм
Рамил Гали

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Татар кешесенең яңалыкны кабул итәргә теләмәве мәктәптә төпле гуманитар белем алмавыннан дип саный Нурбәк Батулла. Бу хактагы фикерләре белән ул Камал театрының «Әле…» проектында уртаклашты.

«Мәктәптә бик түбән гуманитар белем бирелә. Мәктәптә көчле гуманитар белем бирелсә кеше үзен борчыган җавапларны әдәбият һәм тарих дәресендә алыр иде. Һич югында, югары уку йортында таба ала», — диде ул.

Ул үзенең мәктәптә җавап таба алмаган сорауларына югары уку йортында җаваплар табуын әйтте. «Санкт-Петербургта яхшы укытучыларга туры килдем. Үземне талантлы дип санамыйм, мин бары тик яхшы белем алдым», — дип дәвам итә Нурбәк Батулла.

Безнең халык начар түгел, талантсыз да түгел, ләкин белем җитмәгән, дип саный ул. «Бу татарның гына проблемасы түгел, Россиянең проблемасы. Яхшы белем алган кеше көтү булмый, алар белән идарә итү авыр була, алар фикер йөртә торган кеше була. Моны хәл итмиләр икән, бу файдага, кешеләр, бер-берсен милләтне бетерүдә гаепләп, үз энергияләрен ашый. Алар чынбарлыкны, проблеманың төп сәбәбен күрми башлыйлар», — ди ул.

«Кайчакта, тынычсыз вакытларда, энергия булмаганда, борчый да башлый, ышана башлыйсың, мин чыннан да татар мәдәниятен бетермимме икән дип уйлый башлыйсың», — дип нәтиҗә ясый үз фикерләренә Нурбәк Батулла.

  • Камал театрының «Әле…» проектында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, җырчы Салават Фәтхетдинов катнашты. Нурбәк Батулла — өченче тапшыру герое. Тапшыруны Искәндәр Хәйруллин алып бара.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100