Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорскида татар атларына багышланган «Татар Аргамагы» күргәзмәсе ачылачак
Күргәзмә тәмамланганнан соң татар атлары төшкән рәсемнәр Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тапшырылачак.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан рәссамнар берлеге Лениногорск районында татар атына багышланган «Татар Аргамагы» дигән пленэр оештырган. 14 ноябрьдә 14:00 сәгатьтә Лениногорскидагы төбәкне өйрәнү музеенда әлеге пленэрда эшләнгән рәсемнәрнең күргәзмәсе ачылыр дип көтелә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Мөдәррис Минһаҗев сөйләде.
«Күргәзмәдә кырыкка якын сәнгать әсәре тәкъдим ителәчәк. Аларның барысында да татар атлары сурәтләнгән. Коронавирус булуга карамастан, рәссамнар янып-көеп иҗат иттеләр, тик ятмадылар. Әлеге күргәзмә Бөгелмә, Карабаш шәһәрләрендә дә узачак. Соңыннан татар атлары төшкән рәсемнәрне Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына алып кайтачакбыз. Атларның юлы озын», — диде ул.
Мөдәррис Минһаҗев күргәзмәгә теләгән һәркемнең килә алуын әйтте. «Татар сәнгате белән кызыксынучы һәркемне чакырып калабыз», — дип әйтте рәссам.
Пленэр — ачык һавада рәсемнәр ясау.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз