news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театрының «Микулай» монодрамасы Яшь тамашачы театрлары фестивалендә катнаша

Фестиваль 16-22 ноябрьдә Чабаксарның Михаил Сеспель исемендәге дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә уза.

Кариев театрының «Микулай» монодрамасы Яшь тамашачы театрлары фестивалендә катнаша
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Кариев театрының «Микулай» монодрамасы Чувашиянең «Идел әкияте» (Атăл юмахĕ) дип аталган милли яшь тамашачы театрлары фестивалендә катнашачак. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Әлеге фестиваль 16-22 ноябрьдә Чабаксарның Михаил Сеспель исемендәге дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә узачак. «Идел әкияте» Чуваш автономиясе төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.

Фестиваль кысаларында Татарстан, Башкортстан, Мордовия, Марий Эл һәм Чувашия театрлары үз спектакльләрен күрсәтәчәк. Моннан тыш катнашучыларны танылган осталардан лекцияләр, семинарлар һәм тренинглар көтә. 

Кариев театры үз спектаклен 17 ноябрьдә күрсәтә.

  • «Микулай» монодрамасын Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча Кариев театрының баш режиссёры Ренат Әюпов куйган. Бу үткән сезон премьерасы. Баш рольдә ике составта Камал театрыннан чакырылган актер Олег Фазылҗанов һәм Кариев театры актеры Фәнис Кәлимуллин. 
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100