news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Инсаф Абдулла Кариев театрында мобиль дәрес үткәрде

Дәрес Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» спектакле алдыннан булган.

Инсаф Абдулла Кариев театрында мобиль дәрес үткәрде
Рамил Гали/архив

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Кариев театрында Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» спектакле алдыннан Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе укучылары өчен сәхнә теле буенча мобиль дәрес узган. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Дәресне Татарстанның атказанган артисты, телевидение дикторы, алып баручы һәм укытучы Инсаф Абдулла үткәргән. Балалар дикция һәм интонацияне камилләштерү, сәхнәдә үз-үеңне тоту буенча киңәшләр алганнар.

«Мобиль дәресләр» — Кариев театрының яңа проекты. Мобиль дәресләрдә спектакль алдыннан сәнгать әһелләре укучылар белән очрашып, театр репертуарындагы спектакльнең сюжетына һәм аңа бәйле темаларга укучылар белән әңгәмә алып баралар. Мондый дәресләр уку елы дәвамында үткәрелә.

«Озын-озак балачак» спектакле — театрның соңгы премьерасы. Режиссеры — Илсур Казакбаев.

Спектакль «Бердәм Россия» партиясенең балалар театрына грантлар бирүче федераль проекты кысаларында куелган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100