news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алинә Заһитова Мәскәүдә «Спящая красавица» тамашасында чыгыш ясамаячак

Россия башкаласында яңа чикләү чаралары кертелү сәбәпле, Татьяна Навка боз тамашаларын кичектерде.

Алинә Заһитова Мәскәүдә «Спящая красавица» тамашасында чыгыш ясамаячак

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Мәскәүдә «Спящая красавица. Легенда двух королевств» тамашасында чыгыш ясамаячак. Ул агымдагы елның декабрендә узарга тиеш иде.

Тамашаны оештыручы — бозда бию буенча 2006 елгы Олимпия чемпионы Татьяна Навка 26 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр Мәскәүдә узарга тиешле боз тамашасының күчерелүе турында хәбәр итте. Моңа коронавируска каршы көрәш кысаларында, башкала Хөкүмәте керткән яңа чикләү чаралары сәбәп булган. Алар 13 ноябрьдән 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Гомумән алганда, Навканың декабрь һәм гыйнвар айларына 16 тамашасы планлаштырылган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100