news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗенең Иж-Бубый музеена сәүдәгәр Әхмәтҗановның уникаль экспонатлары тапшырылды

Әхмәтҗановның Круппа заводы җитештергән чәнечке, көмеш касә һәм тукымага өлге ясау өчен күчермә тәгәрмәче дә музейга тапшырылды.

Әгерҗенең Иж-Бубый музеена сәүдәгәр Әхмәтҗановның уникаль экспонатлары тапшырылды
http://agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 11 октябрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре», Алсу Хисмәтуллина). Әгерҗе районының Иж-Бубый авылының данлыклы сәүдәгәре Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановның шәхси әйберләрен музейга тапшыру тантанасы булды.Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Бубыйлар мирасы» оешмасы җитәкчесе Искәндәр Җиһангәрәев атаклы сәүдәгәрнең оныкчыгы Надир Мигъдәт улы Әхмәтҗанов үтенече буенча, Ялта шәһәреннән аның бабасы Йосыфзыяның (сәүдәгәрнең улының) басма машинкасын алып кайткан. Әлеге машинкада аның әтисе Мигъдәт Йосыф улы үз вакытында докторлык диссертациясен бастырган.

Сәүдәгәр Әхмәтҗановның Круппа заводы җитештергән чәнечке, көмеш касә һәм тукымага өлге ясау өчен күчермә тәгәрмәче дә музейга тапшырылды.

Әгерҗе районы музей директоры Гөлнас Джаметова сүзләренчә, әлеге кыйммәтле экспонатлар торгызылып килүче Әхмәтҗановлар яшәгән йортта — хәзерге вакытта Иж-Бубый авылы тарихы музее бинасында М.Әхмәтҗановның мемориаль бүлмәсендә лаеклы урын алачак.


news_right_1
news_right_2
news_bot