"Татар-информ" Балык Бистәсе районы халык театры спектаклен онлайн күрсәтә

Тамаша 11 октябрьдә 18:00 сәгатьтә башлана.

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ"). Бүген, 11 октябрьдә, Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында Балык Бистәсе районы халык театры Гафур Каюмов әсәре буенча куелган "Ыру" спектаклен күрсәтәчәк. Тамаша 18:00 сәгатьтә башлана.

Спектакльнең режиссеры - Раушан Шәрипов.

Тамашаны "Татар-информ" онлайн күрсәтәчәк. Карау өчен сылтама: https://tatar-inform.tatar/internet-tv/408/