news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУның «Мизгел» татар яшьләр театрына яңа артистлар эзлиләр

24 еллык тарихы булган театрда теләгән һәркем үзен сынап карый ала.

КФУның «Мизгел» татар яшьләр театрына яңа артистлар эзлиләр
Илфак Хафизов

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында урнашкан «Мизгел» яшьләр театры кастинг игълан итә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә театрның баш режиссеры Илфак Хафизов сөйләде.

Илфак Хафизов театрга егетләрнең җитеп бетмәвен билгеләп үтте. «Институтыбызда кызлар күп, барысы да талантлы. „30 кызга бер кияү“ дигән берәр спектакль булмас микән, дип уйлап торам. Өч-дүрт егетебез бар. Быел Туфан Миңнуллинның 85 еллыгына багышлап спектакль әзерләргә уйлыйбыз. Яңа елдан соң „Әллүки“челәр белән заманча этюд формасында бер әсәрне куярга телибез», — диде ул.

«Мизгел»нең 24 еллык тарихы бар. Минем килгәнемә инде ике ел булды. Театрга яңа сулыш керде дисәм дә була. Мәсәлән, «Уйларым» дигән спектакльне без «Әллүки» иҗат берләшмәсенә йөргән егет-кызларның иҗатына нигезләнеп, шигъри формада куйдык. Әмирхан Еникинең «Рәшә» әсәрен дә сәхнәләштергән идек. Без әлегә эзләнүдә, мәҗбүриләгән кеше юк», — диде ул.

«Елына ике спектакль куеп барылачак. Театр белән генә шөгыльләнмибез, видеоклип итеп шигырьләр дә чыгарып карарга ниятлибез. Нигездә, безгә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары йөри. Әмма театрга теләгән һәркем килә ала. Моның өчен миңа инстаграмда язсыннар иде. Сынап караганнан соң, роль сайлыйбыз һәм кабул итәбез», — ди баш режиссер.

Кастинг 15 сентябрьдә Татарстан, 2 урамында урнашкан бинаның 468 бүлмәсендә булачак. Вакыты: 15.30-18.00 сәгать. «Театр эшчәнлеге студентларыбызга — булачак укытучыларга югары сәнгатькә мәхәббәт тәрбияли, бу яшь буынның әхлакый тәрбиясенә, туган телне торгызуга һәм үстерүгә зур өлеш кертә», — диде Илфак Хафизов.

«Мизгел» театры 1996 елның сентябрендә Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Марсель Җаббаров җитәкчелегендә Казан дәүләт педагогика университетының татар филологиясе факультеты базасында оештырыла. Марсель Бакиров 20 ел дәвамында коллектив белән эшли һәм университетта драма мәктәбе булдыра, аның традицияләрен укучылары дәвам итеп килә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100