news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Камал театрының «Өйләнәм.tat» спектакле премьерасын карады

Сәхнәгә республика җитәкчелеге исеменнән чәчәкләр тулы кәрзин чыгардылар.

Фәрит Мөхәммәтшин Камал театрының «Өйләнәм.tat» спектакле премьерасын карады
https://gossov.tatarstan.ru

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Өйләнәм.tat» спектакле премьерасы булды. Тамашачылар арасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм аның хатыны бар иде. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Спектакльнең авторы һәм режиссеры - Илгиз Зәйниев. Комедия сюжеты буенча Раннур исемле яшь журналист эксперимент үткәрә. Ул үзенең законлы никахка керергә теләве хакында социаль челтәрдәге битендә хәбәр итә һәм кызларны булачак хатыны роленә «кастинг»та катнашырга чакыра.

Спектакльдә Илдар Хәйруллин, Әсхәт Хисмәтов, Дания Нуруллина, Фәннур Мөхәммәтҗанов, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Илдус Габдрахманов, Эмиль Талипов, Фирая Әкбәрова, Рамил Вәзиев кебек танылган артистлар катнаша.

Спектакль премьерасы зур уңыш белән узды. Сәхнәгә республика җитәкчелеге исеменнән чәчәкләр тулы кәрзин чыгардылар, диелә бу хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100