Ямил Сафиуллин “Зөләйха күзләрен ача” әсәрен татар әдәбиятына карый дип саный

Галим романның көче татар хатын-кызының триумфын күрсәтүдә дип саный.
(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Филология фәннәре кандидаты, доцент Ямил Сафиуллин фикеренчә, “Зөләйха күзләрен ача” әсәре татар әдәбиятына карый. Бу хакта ул “Хәзерге чорда милли әдәбиятлар: фәнни концепцияләр һәм гипотезалар” түгәрәк өстәлендә сөйләде.“Минемчә, Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” әсәре татарларның милли әдәбияты составында. Ул әсәргә мөнәсәбәтебез катлаулы булса да. Яхшы, талантлы әсәргә һәрвакытта да катлаулы мөнәсәбәт булачак. Кемдер аны кире кагачак, кемдер куәтличәк. Бу табигый. Сәнгатьтә талант тиз генә кабул ителми. Чыңгыз Айтматовны да балкып торган “Җәмилә” повесте өчен тәнкыйтьләгәннәр”, - диде ул.Галим фикеренчә, Әсәргә катлаулы бәяләмә бирәләр. “Ниһаять “татарщинаны тәнкыйтьләделәр” дип язалар. Тәнкыйтьләделәр. “Обломовщина”ны, Островскийның “Темное царство”ны тәнкыйтьләгән кебек. Салтыков-Щедрин түрәләрне автоматлар белән чагыштырган. Көчле әдәбият кына үзен тәнкыйтьләргә юл куя ала. Көчле милләт кенә үзен тәнкыйтьләргә юл куя ала”, - диде Ямил Сафиуллин.“Бу әсәрдә татар хатын-кызының якынча образы бар дип саныйм. Кияүдә була торып, идолга бирү өчен төнге күлмәк белән тәне арасында какны яшерә. Бу татар хатын-кызының триумфы. Романның көче шушында”, - диде ул.Түгәрәк өстәлгә Мәскәүдән, Удмуртиядән, Марий Элдан, Казахстаннан, Әзербайҗаннан, Чувашиядән галимнәр, язучылар, тел һәм әдәбият белгечләре җыелган иде.