news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Россиянең атказанган артисты Роза Кәримова вафат булган

1959-1989 елларда Роза Кәримова Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында сиксәннән артык роль башкарган.

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Уфада озакка сузылган авырудан соң Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты Роза Кәримова 85нче яшендә вафат булган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Роза Шәйхетдин кызы Кәримова 1935 елның 7 ноябрендә Башкортстанның Нуриман районы Иске Күл авылында туган. 1959 елда А.В.Луначарский исемендәге Россия театр сәнгате институтын тәмамлаган.

1959-1989 елларда Роза Кәримова М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында эшли, биредә сиксәннән артык роль башкара.

Алар арасында У.Шекспирның «Ромео һәм Джульетта»сында — Джульетта, К.Гольдониның «Кунакханә хуҗабикәсе»ндә – Мирандолина, А.Чеховның «Акчарлак» пьесасында — Нина Заречная, В.Гюгоның «Мария Тюдор» әсәрендә – Джен, Ә.Мирзаһитовның «Аналар көтәләр улларын» драмасында – Гыйльминур, Н.Асанбаевның «Кызыл паша»сында – Хәдисә һ.б. образлар бар.

1989-1995 елларда - Башкорт яшь тамашачы театры артисты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100