news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Uen fest фестивалендә катнашучылар ишегалларында балалар белән халык уеннары уйнаячак

Кариев театры артистлары катнашындагы беренче бәйрәм 11 августта, Вишневский урамындагы 49нчы йорт ишегалдында узачак.

Uen fest фестивалендә катнашучылар ишегалларында балалар белән халык уеннары уйнаячак

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Традицион халык уеннарына багышланган I Uen fest фестивале кысаларында республиканың әйдәп баручы театрлары актерлары бу атнада Татарстан башкаласындагы ишегалларына юл тотачак. Алар борынгы уеннарның күп төрлелеге, аларның барлыкка килү тарихы хакында сөйләячәк, шулай ук теләгән һәркемне шундый уеннар уйнарга өйрәтәчәк.

Кариев театры артистлары катнашындагы беренче бәйрәм 11 августта, Вишневский урамындагы 49нчы йорт ишегалдында узачак. 12 августта эстафетаны Камал театры актерлары кабул итеп алачак, алар Чапаев урамындагы 14/06, 16нчы йорт ишегалларында яшәүчеләр өчен программа әзерли. Чаралар кичке алтыда башлана.

Фестиваль Казан белән генә чикләнмәячәк. Мондый чараларны республикадагы 1 меңнән артык ишегалдында (шул исәптән «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгәннәрендә дә) үткәрү күздә тотыла.

Uen fest фестивале 1 августта башланды. Татарстанның әйдәп баручы театрлары актерлары, мәдәният йорты хезмәткәрләре, Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре, яраткан халык уеннарын уйнап, аларны видеога төшерде һәм үз учреждениеләренең социаль челтәрләрендә #уенфест хэштегы белән урнаштырды инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100