news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Курчак театры ачык һавада спектакльләр күрсәтә башлый

Әкиятне мәйданчыкта 50 тамашачы карый алачак.

Курчак театры ачык һавада спектакльләр күрсәтә башлый
архив

(Казан, 10 август, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). “Әкият” татар дәүләт курчак театры ачык һавада спектакльләр күрсәтә башлый. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

“Әкият” балалар үзәгенең икенче катындагы ачык мәйданчыкта – курчак театры алдында әкиятләр күрсәтелә башлый. Программа 15 августтан башлана. Афишага яшь күрсәткече 1+, 2+, 3+ булган дүрт әкият кертелгән.

15 һәм 23 августта театр “Гусёнок” спектакленә чакыра, 16 һәм 21 август – “Идет коза рогатая”, 20 август – татар телендә “Сертотмас үрдәк”, 22 август – “Новые приключения трёх поросят”. Билетлар сатыла.

Спектакльләр Роспотребнадзор кагыйдәләрен истә тотып күрсәтеләчәк. Әкиятне мәйданчыкта 50 тамашачы карый алачак.

“Әкият” татар дәүләт курчак театры 87нче сезонын 5 сентябрьдә “Маугли” спектакле белән ача. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100