news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайның Чатыр тавында төрки халыклар җыены узды

Фестивальдә татар эстрадасының танылган артистлары, Азнакай районыннан чыккан җырчылар Зәйнәб Фәрхетдинова, Равил Галиев, Татарстан мәдәният министрлыгы вәкилләре катнашты.

(Азнакай, 11 июль, «Татар-информ», «Азнакай», Резеда Шәрипова). Азнакайда «Чатыр тауда җыен» исемле төрки халык иҗаты фестивале узды.

«Менә унберенче елын Азнакайның мәгърүр Чатыр тавы җыр-моңга гашыйк, халык җәүһәрләрен яңартып-саклап яшәүче иҗат коллективларын үз итәгенә җыя. Аның географиясе елдан-ел киңәя барып, ул халыкара дәрәҗәгә күтәрелде. Фестиваль милләтләр арасында дуслыкны ныгытуда, туганлык, бердәмлек хисләрен арттыруда, ата-бабаларыбызның йолаларын, инде онытыла барган матур көй-моңнарын яшь буынга җиткерүдә зур роль уйный, — диде зур чараны ачып муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Фестивальдә татар эстрадасының танылган артистлары, Азнакай районыннан чыккан җырчылар Зәйнәб Фәрхетдинова, Равил Галиев, Татарстан мәдәният министрлыгы вәкилләре катнашты.

Чатыр тау итәгендәге мәйданда төрки халыкларның көнкүрешен чагылдырган «Сабыйлар аланы», «Чәк-чәк аланы», «Халыклар дуслыгы урамы», «Кул эшләре аланы», «Яшьләр аланы» мәйданчыклары оештырылды. Халык биредә кул эшләре осталарының күргәзмәләре, милли ашлары белән танышты, авыз итеп карады.

Фестивальдә Азнакай, Алексеевск, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Буа, Балык бистәсе, Зәй, Кукмара, Лениногорск, Минзәлә, Саба, Сарман, Чирмешән, Ютазы, Яңа Чишмә, Түбән Кама районнарыннан, Яр Чаллы шәһәреннән, Башкортостан Республикасы Октябрьск, Туймазы шәһәрләреннән, Оренбург, Самара өлкәләреннән килгән фольклор коллективлары, шулай ук «Alpar» татар инструменталь фолк-группасы (Казан шәһәре) һәм «Бишбармак» оркестры (Уфа шәһәре) чыгыш ясады. Халык милли уеннарда, мастер-классларда катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100