news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан консерваториясе профессоры, виолончелист Альберт Әсәдуллин вафат

Тукай премиясе лауреаты, Казан дәүләт консерваториясенең альт, виолончель һәм контрабас кафедрасы мөдире Альберт Әсәдуллинга 70 яшь иде.

Казан консерваториясе профессоры, виолончелист Альберт Әсәдуллин вафат
https://kazancons.ru/

(Казан, 11 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан Дәүләт консерваториясе профессоры Альберт Әхәт улы Әсәдуллин вафат. Мәгълүматны консерваториянең матбугат үзәге раслады.

«Яңа гына хәбәр иттеләр. Әле генә вафат булган. Әлегә өстәмә мәгълүматым юк», — диде уку йортының матбугат үзәге җитәкчесе Александра Нагорнова.


Альберт Әсәдуллин — Казан дәүләт консерваториясенең альт, виолончель һәм контрабас кафедрасы мөдире.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге республика һәм Габдулла Тукай исемендәге Тукай премияләре лауреаты, виолончелист, педагог Альберт Әхәт улы Әсәдуллин 2019 елда 70 яшен тутырган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot