news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Гыйбатдинов оештырган “Мишәр” ансамбленең эше дәвам итәчәк

Бу көннәрдә татар җәмәгатьчелеге кайгы кичерде: Чувашия татарлары милли мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов 60 яшендә вафат булды.

Фәрит Гыйбатдинов оештырган “Мишәр” ансамбленең эше дәвам итәчәк
архив

(Казан, 11 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Фәрит Гыйбатдиновның «Мишәр» ансамбле үз эшен алга таба да дәвам итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Илнар Хисамов җиткерде.

«Мишәр» фольклор ансамбле Чувашиянең Комсомол районы Урмай авылы мәдәният йортына урнашкан. Бу татар дөньясындагы иң күренекле фольклор ансамбльләрнең берсе иде.

Коллективны оештыручы һәм аның лидеры булган Фәрит Гыйбатдиновның вафатыннан соң җаваплылыкны аның сәхнәдәшләре — Татарстанның атказанган артисты, ансамбль солисты Илдус Шәйдуллин, ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Илнар Хисамов, шулай ук, мәдәният йорты җитәкчелеге үз өстенә алачак.

«Исән-сау булсак, Фәрит абыйның эшен алга таба дәвам итәчәкбез, Алла бирса. Ансамбльнең ничәмә-ничә еллар дәвамында тупланган репертуарын югалтмабыз», — диде Илнар Хисамов.

«Без әлегә коллектив белән җыелыша алмадык. Барыбызга да бик авыр. Әмма без Фәрит Гыйбатдинов башлаган эшне таркатмабыз», — диде ул.

Бу көннәрдә татар җәмәгатьчелеге кайгы кичерде: Чувашия татарлары милли мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов 60 яшендә вафат булды. Быел яз көне ул «Мишәр» ансмбленең һәм «Кәрван-Мирас» концертларының видеоязмаларын интернетка урнаштырган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100