Универсиаданың мәдәни программасы кысаларында муниципаль районнар һәм шәһәрләр халык иҗат коллективлары чыгышлары дәвам итә

Һәр көн саен икешәр районның иҗат коллективлары чыгыш ясый

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). Универсиаданың мәдәни программасы кысаларында Казанда Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәрләренең халык иҗат коллективлары чыгышлары дәвам итә.
7 июльдә Зәй районы үзенең иң яхшы иҗат коллективларын тамашачыга тәкъдим итте. 8 июльдә - Балтач һәм Менделеевск муниципаль районнары, 9 июльдә – Кукмара һәм Бөгелмә районнары, 10 июльдә Лениногорск һәм Питрәч районнары коллективлары чыгыш ясады.
Һәр көн саен икешәр районның иҗат коллективлары чыгыш ясаячак:
11 июльдә – Балык Бистәсе һәм Әгерҗе районнары;
12 июльдә – Сарман һәм Чистай районнары;
13 июльдә – Әлмәт һәм Минзәлә районнары;
14 июльдә – Алабуга һәм Нурлат районнары;
15 июльдә – Алексеевск һәм Мөслим районнары;
16 июльдә – Чирмешән һәм Тукай районнары;
17 июльдә – Биектау һәм Азнакай районнары.
Бу Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хезмәте хәбәр итә.