news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай музее ачылуга 34 ел тулу уңаеннан онлайн экскурсия була

Биредә музейның беренче директоры, галим, журналист-публицист, җәмәгать эшлеклесе Госман Хәбибуллин туганга 70 ел тулу уңаеннан күргәзмә оештырыла.

Тукай музее ачылуга 34 ел тулу уңаеннан онлайн экскурсия була
Рамил Гали

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). 34 ел элек 11 июньдә Казанда Габдулла Тукай Әдәби музее ачыла. Истәлекле көн уңаеннан онлайн форматта «Йолдызлы экскурсия» була. Чара музейның беренче директоры, галим, журналист-публицист, җәмәгать эшлеклесе Госман Әкрам улы Хәбибуллин туганга 70 ел тулуга багышлана. Бу турыда музейның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Госман.Хәбибуллинны искә алу көненә әзерлек бер ел элек башланган. Истәлекләр, музей документлары, аның фотоархивы, әдәби материаллар өйрәнелгән. «Россия әдәби музейлары энциклопедиясенә», «Казан утлары» журналына мәкалә әзерләнгән.

Музейдагы искә алу чарасы онлайн экскурция рәвешендә узачак. Биредә шәхси аның әйберләре, документлары, фотолары белән танышып булачак.

Эскурсияне галимнең хатыны Рәмзия Рәхмәтулловна, кызлары Айгөл, Айсылу, Алсу уздыра. Госман Хәбибуллинның кызлары филологлар. Һәрберсе үзенчә әтиләренең эшен дәвам итә.

Экскурсияне Габдулла Тукай Әдәби музееның инстаграмм битендә карап була: https://www.instagram.com/muztukay/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100