news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Мәдәният министрлыгы бүген һәм иртәгә мәдәни чараларның кичектерелүен хәбәр итә

Министрлык һәм мәдәният учреждениеләре Казанның 175 нче мәктәбендәге фаҗигадә һәлак булганнарның гаиләләренең кайгысын уртаклаша, зыян күрүчеләрнең савыгуын тели.

(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Татарстанда бүген кичке якта һәм иртәгә мәдәни чаралар һәм тамашалар кичектерелә.

«Трагедия булу һәм 12 майда матәм көне игълан ителү сәбәпле ТР мәдәният министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә мәдәни чаралар булмаячак», — дип хәбәр итә министрлыкның матбугат үзәге.

ТР мәдәният министрлыгы Казанның 175 нче мәктәбендәге фаҗигадә һәлак булганнарның гаиләләренең кайгысын уртаклаша, зыян күрүчеләрнең савыгуын тели.

Мәдәният учреждениеләрдә буласы чараларның яңа датасы һәм вакыты хакында рәсми сайтларында һәм социаль челтәрләрдәге аккаунтларында хәбәр ителәчәк.

Камал театры 12 майга билгеләнгән «Хуш, авылым. Хыял» спектакленең 16 майга күчерелүен хәбәр итә.

Тинчурин театры 11 майда «Өзелгән яфраклар» һәм 12 май «Гомер буе сине көтәм» спектакльләре булмавын хәбәр итә. Кариев театры «Озын-озак балачак» спектаклен күчерә.

Театрларда алынган билетлар үз көчендә кала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100