news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә театры «Ана күңеле… далада» трагикомедиясен чыгарды

Спектакльнең премьерасы Әтнә театры сәхнәсендә 9 һәм 10 апрель көннәрендә булды.

Әтнә театры «Ана күңеле… далада» трагикомедиясен чыгарды

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әтнә театры Россия фестивальләренә йөз тоткан спектакль чыгарды. Бу — «Ана күңеле… далада» трагикомедиясе.

Яшь драматург Альбина Гомәрованың төрле драматургия конкурсларында югары бәя алган «Дуськина дача» пьесасы моңарчы бер театрда да куелмаган. Аны куярга алынган беренче режиссер — Рамил Фазлыев. Композитор - Марат Әхмәтшин. Балетмейстер - Нурбәк Батулла. Рәссам - Илшат Вилданов.

Пьесаның оригиналы рус телендә. Аны татар теленә театр актеры, Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллин тәрҗемә иткән. Спектакльнең премьерасы Әтнә театры сәхнәсендә 9 һәм 10 апрель көннәрендә булды.

Премьерага автор үзе дә кайткан иде. Альбина Гомәрова театрга, артистларга һәм спектакльне куючы командага рәхмәтләрен җиткерде. Спектакльне карар алдыннан сәхнәгә үзе чыккан кебек борчылуын белдерде.

«Спектакль бик стиль белән куелган. Миңа бик ошады. Аңа озын сәхнә гомере телим», — диде драматург сәхнәдән.

Театр директоры Ленур Зәйнуллин әлеге спектакльне төрле фестивальләргә җибәрәчәкләрен әйтте. Әмма беренче тамашачыларның фикеренә караганда, ул касса өчен дә уңышлы әсәр булырга мөмкин.

Спектакльдә сүз кайчандыр балаларыннан баш тартып, хәзер акылына килгән хатыннар турында бара. Кем ул аларны бер урынга җыйган Дуся? Спектакль финалга кадәр киеренкелеген югалтмый, бер сулышта карала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100