Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минзәлә театрында - Тукай көннәре
25 апрельдә театрда “Исемдә калганнар...” дип аталган әдәби-музыкаль кичә уздырыла
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”). Республиканың Минзәлә театрында дүрт көн рәттән – 25-28 апрель көннәрендә Тукай көннәре уздырыла.
Бөек шагыйрьнең тууына 125 ел тулу һәм 2011 ел Габдулла Тукай елы дип игълан ителү уңаеннан, театр Зиннур Хөсниярның нәниләр өчен “Шүрәле” әкиятенә нигезләнеп язылган “Шүрли белән Былтырҗан” исемле спектаклен куя. Спектальнең режиссеры - Ильдар Насыйбуллин.
25 апрельдә театрда “Исемдә калганнар...” дип аталган әдәби-музыкаль кичә уздырыла. Кичәдә бөек шагыйрьнең иҗатыннан алынган өзекләр, шигырьләр, махсус композиция, җырлар яңгыраячак, дип хәбәр итә Минзәлә театры матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз