news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Адәмнәр» спектакле күрсәтеләчәк

Спектакль бүген 19.00 сәгатьтә башлана. Ул театрның Кече сәхнәсендә куелган.

Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Адәмнәр» спектакле күрсәтеләчәк
Лариса Пасынкова

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). «Әкият» татар дәүләт курчак театры Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулу уңаеннан бүген тамашачыны «Адәмнәр» спектакленә чакыра.

«2022 елның 12 мартында бөек татар язучысы, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тула. Язучының 1921-1922 елларда Идел буенда һәм Уралдагы коточкыч ачлык турында язылган „Адәмнәр“ повесте буенча спектакль шул уңайдан тәкъдим ителә».

Спектакль бүген 19.00 сәгатьтә башлана. Ул театрның Кече сәхнәсендә куелган.

«Бер гаилә үрнәгендә Галимҗан Ибраһимов ачлыкка дучар кешенең кешелеклелектән чыгуы, адәми зат булудан туктавын, рухи үлүен бик нечкә итеп, адымлап сурәтләп бирә», — диелә хәбәрдә.

Спектакльгә билетларны «Пушкин картасы» программасы буенча сатып алырга мөмкин.

«Адәмнәр» спектакле «Алтын битлек» театр премиясенә дәгъва итә. Ул 30 март көнне Мәскәүдә күрсәтеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100