news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртиянең Можга шәһәрендәге бердәнбер балалар татар ан­самбле юбилеен үткәргән

«Кояш нурлары» ансамбле җитәкчесенең хезмәте югары бәяләнде.

Удмуртиянең Можга шәһәрендәге бердәнбер балалар татар ан­самбле юбилеен үткәргән
https://yanarysh.ru/

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Удмуртиянең Можга шәһәрендәге «Кояш нурлары» бердәнбер балалар татар ансамбле ун еллык юбилее уңаеннан бик матур концерт оеш­тырды. Тантанага Ижевск шәһәренең «Асылъяр» балалар татар җыры һәм биюе төркеме кунакка чакырылган иде. Яшь сәхнә осталары кояшкайларны тәбрикләп, үзләренең иҗатларын һәм тәмле торт бүләк иттеләр.

«Кояш нурлары» ансамбле җи­тәкчесенең хезмәте югары бәяләнде. Зилә Сафинага Удмуртия Республикасының Милли сәясәт министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Бу турыда «Яңарыш» газетасы хәбәр итә.

Ансамбльнең тарихы 2011 елда — шәһәребезгә үз эшенең остасы, мәдәният хезмәткәре, Казан дәүләт филармониясендә эшләү тәҗрибәсе булган Зилә Сафина килү белән башланып китә.

«Яныма 7 яшьлек Розалия Панфилова килде дә: «Апа, минем татарча җырларга өйрәнәсем килә», — диде. Менә бу сүзләр ансамбль оештыруга этәргеч булды да инде», — диде ул.

Ун елда ансамбль 3 буын бала тәрбияли. Бүгенге көндә төркемгә 17 бала йөри. Балалар атнага 2 тапкыр вокал дәресләре ала. Ансамбль Можганың милли-мәдәни үзәгендә эшли. Биредә малайлар һәм кызлар татар җырларын өйрәнә. Зилә Сафина заманча жырлардан тыш, халык җырларына да зур игътибар бирә.

Тамашачы «Кояш нур­ла­ры» ансамбленең татар телендә өздереп җырлавын ярата. Ансамбль — «Йолдызлар яңгыры», «Туган телем — иркә гөлем», «Чулпан» төбәкара конкурслары лауреаты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100