news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан депутатлары Исламия Мәхмүтова истәлегенә мемориаль такта куярга тәкъдим итә

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Исламия Мәхмүтова 2019 елның декабрендә вафат булды.

Татарстан депутатлары Исламия Мәхмүтова истәлегенә мемориаль такта куярга тәкъдим итә
архив/Михаил Захаров

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Дәүләт советы депутатлары күренекле артист Исламия Мәхмүтова истәлеген һәм исемен мәңгеләштерү өчен ул эшләгән театр бинасына яки ул соңгы елларда яшәгән йорт диварына мемориаль такта кую инициативасы белән чыккан. Тәкъдим хаты Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин исеменә язылган.

Татарстан Дәүләт советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Айрат Зарипов, депутатлар Ркаил Зәйдулла, Рамил Төхвәтуллин имза куйган хатта Исламия Мәхмүтованың Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертүе искәртелә.

Хәзерге вакытта Вахитов районы идарәче компаниясе актриса яшәгән йортта яшәүчеләр белән сөйләшүләр алып бара, аларның фикерләрен белешә.

Әлеге йортта яшәүчеләр Исламия Мәхмүтова исемен мәңгеләштерү өчен истәлек тактасы куелуга карата уңай фикерләрен белдерделәр. Шул ук йортта соңгы елларын яшәгән халык шагыйре Фәнис Яруллин, Татарстанның халык артисты Ирек Баһманов истәлегенә дә мемориаль такталар кирәклеген искәрттеләр.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Исламия Мәхмүтова 2019 елның декабрендә вафат булды. Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовалар 50 елдан артык гомерләрен театр сәнгатенә биргән шәхесләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100