news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Безнең җыр» иҗат лабораториясе җырларының авторлык хокуклары авторларда кала

«Без бернәрсәгә дәгъва итмибез», — диде «Калеб» яңа буын җыены лидеры Гүзәл Сәгыйтова.

«Безнең җыр» иҗат лабораториясе җырларының авторлык хокуклары авторларда кала
Владимир Васильев

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Безнең җыр» иҗат лабораториясендә туган җырларның авторлык хокукларын проектны уздырган «Калеб» яңа буын җыены үзенә алмый. Бу хакта бүген проект буенча уздырылган матбугат конференциясендә Гүзәл Сәгыйтова әйтте.

«Проектта туган җырлар җырчыларга бүләк булачак. Хокуклар авторларның үзләрендә дә була дип сөйләштек. Без бернәрсәгә дәгъва итмибез», — диде «Калеб» яңа буын җыены лидеры Гүзәл Сәгыйтова.

«Әле анысын талашып бетерәсе булы», — дип шаяртты шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин татар эстрадасында авторлык хокуклары мәсьәләсендәге низагларга ишарәләп.

«Безнең җыр» иҗат лабораториясе — «Калеб» яңа буын җыены проекты. Проект кысаларында утызлап җыр иҗат ителде.

Иҗат лабораториясенең гала-концерты 14 апрельдә Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак. Башлана — 18.30.

Билетлар филармония кассаларында сатыла.



Галерея: Пресс конференция о конкурсе творческой лаборатории "Безнен жыр"
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100