Фортепиано ансамбльләренең шәһәр бәйгесе республика конкурсы дәрәҗәсенә күтәрелде

Фортепиано ансамбльләренең шәһәр бәйгесе республика конкурсы дәрәҗәсенә күтәрелде

(Казан, 11 март, “Татар-информ”, Диләрә Рәхимова). Бүген Казанда 5нче музыка мәктәбе оештырган фортепиано ансамбльләре конкурсы ачыла. Инде икенче ел үткәрелеп килүче конкурс шәһәр дәрәҗәсеннән үсеп, республика дәрәҗәсендә үткәрелә башлады. Анда Татарстанның 12 шәһәр һәм авылларыннан 40 фортепиано дуэты катнашачак. Конкурсантлар кече (13 яшькәчә) һәм олырак яшьтәге балалар төркемнәрендә чыгыш ясаячак.

Фортепиано репертуарында ансамбль өчен әсәрләрнең күп түгеллеген билгеләп үтәргә кирәк. Ләкин музыка мәктәпләре укытучылары рус, чит ил һәм татар композиторларының әсәрләрен күчерә. Мәсәлән, конкурста Нәҗип Җиһановның “Зөһрә” балетыннан “Романс”, Фәрит Яруллинның “Кызлар биюе”, “Әнвәр Бакировның “Су анасы” балетыннан “Сабантуй халык бәйрәме” һәм татар композиторларының башка әсәрләре яңгыраячак. Рус һәм чит ил классикасы әсәрләреннән яшь музыкантлар Вольфганг Амадей Моцарт, Эдвард Григ, Дмитрий Шостакович, Микаэль Таривердиев, Арам Хачатурян һәм башка композиторларның әсәрләрен башкарачак. Джаз музыкасы, мисалга, Дейв Брубек әсәрләре дә игътибардан читтә калмады.

Конкурсның жюри составында – музыка уку йортлары укытучылары, шул исәптән Казан дәүләт консерваториясенең фортепиано кафедрасы профессоры Флүрә Хәсәнова һәм Эльза Әхмәтовалар бар. 13 мартта конкурска йомгак ясалачак.