news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры Тәслимә Хәләфнең 17 ел куелмаган исценировкасын сәхнәләштерә

Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова сүзләренчә, «Утка очкан күбәләктәй…» романтик драмасы 35 ел элек язылган.

Тинчурин театры Тәслимә Хәләфнең 17 ел куелмаган исценировкасын сәхнәләштерә
Рамил Гали

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Нәбирә Гыйматдинованың «Утка очкан күбәләктәй…» романтик драмасын Тәслимә Хәләф 17 ел элек язган инсценировкасын сәхнәләштерә.

«17 ел элек бу спектакльдә яшь Мөнәвәрәне [„Утка очкан күбәләктәй…“ романтик драмасында төп герой -ТИ.] уйнарга хыяллана идем. Хәзер өлкән Мөнәвәрәне уйнаячакмын. Мөнәвәрәдә хатын-кызның иң самими, иң мөлаем сыйфатлар гына җыелган», — диде «Утка очкан күбәләктәй…» спектакле премьерасына багышланган матбугат конференциясендә Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гайнуллина.

Актриса үзенең укытучысын искә алды. «Камал театрына „Яңа татар пьесасы“ бәйгесенә Тәслимә Хәләфовна белән бергә барган идек. Кара озын күлмәк киеп, ул премияне алырга чыкты. Студентлары килде, алар аңа чәчәкләр бүләк итте», — диде ул.

«Тәслимә Хәләф бу әсәрне куйдырам дип йөрде. Ул анда үзе уйнарга да хыялланган иде. Әмма бу сузылды-сузылды… Ул вакытта театрда мохит башкарак иде. Директор сабыр итүне сорады. Кызганыч, Тәслимә үзе күрә алмады. Бу аның өчен зур сөенеч булыр иде», — диде Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова.

Язучы сүзләренчә, бу әсәр 35 ел элек язылган.

Татарстанның халык артисты, педагог Тәслимә Фәйзуллина (Тәслимә Хәләф) 2018 елның 14 октябрендә вафат булды. Ул Самосырово бистәсендәге «Әл-Мәрҗани» мәчете карамагындагы мөселман зиратында җирләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100