news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфаның «Нур» татар дәүләт театры Казанга гастрольләргә килә

Сәфәр беренче чиратта ике республика халыклары арасында дустанә мөнәсәбәтләрне һәм мәдәни элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Уфаның «Нур» татар дәүләт театры артистлары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә 24-27 февральдә чыгыш ясаячак.

Уфаның «Нур» татар дәүләт театры Казанга гастрольләргә җыена. Сәфәр беренче чиратта ике республика халыклары арасында дустанә мөнәсәбәтләрне һәм мәдәни элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән, дип хәбәр итә «Башинформ».

«Нур» Казан тарихы белән нык бәйләнгән, анда беренче татар актрисасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская исеме алтын хәрефләр белән мәңгеләштерелгән. Нәкъ менә ул татар театр труппасын оештыра, аның варисы — хәзерге «Нур» театры.

Театр күрше республикага үзенең иң яхшы спектакльләрен алып килә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100