news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сорнай» фольклор ансамбле җитәкчесе татарларның борынгы уен коралы белән таныштырды

«Аны әүвәл заманнарда шаманнар, димчеләр кулланган», — ди Ринат Гыйләҗев.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). «Сорнай» фольклор ансамбле җитәкчесе Ринат Гыйләҗев татарларның борынгы уен коралы — ятаган белән таныштырды.

Ятаган — борынгы төрки уен коралы. «Аны әүвәл заманнарда шаманнар, димчеләр кулланган», — ди Ринат Гыйләҗев. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Җиде аһәң сүзен аңлата торган уен коралына кушылып дастан, бәет яңгыратучы осталар булган. Ятаган үзенчәлекле — музыкант аны җаны-тәне белән яратса гына матур көйләр чыгарырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100