news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли театрлар ассоциациясе Казанда җәйге программасын уздырачак

Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Милли театрлар ассоциациясе советы әгъзасы итеп сайланды.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Яңа оештырылган Милли театрлар ассоциациясенең беренче чаралары июнь аенда Казанда «Нәүрүз» төрки театрлар фестиваль-форумы кысаларында узачак.

«Бу бик җитди форум. Без анда үзебезнең җәйге программа оештырачакбыз. Театрның әдәби бүлек мөдирләре, әдәби менеджерлар, продюсерларны укытачакбыз», — диде Милли театрлар ассоциациясе советы рәисе, Александринка театрының сәнгать җитәкчесе Валерий Фокин оешманың гамәлгә куелу конференциясендә.

Утырышта Милли театрлар ассоциациясенең Советы да сайланган. Аның әгъзасы итеп Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев та сайланган. Әлеге советта Башкорт драмтеатры директоры Иршат Фәйзуллин, Чечен дәүләт театры сәнгать җитәкчесе Һава Әхмәтова, Карелия Милли театры директоры Ирина Шумская, Бурят академтеатры сәнгать җитәкчесе Саян Жамбалов, Яаха театры сәнгать җитәкчесе Андрей Борисов, Псков театры сәнгать җитәкчесе Дмитрий Месхиев бар.

Гамәлгә кую конференциясендә Фәрит Бикчәнтәев милли мәсьәләнең бик нечкә мәсьәлә булуын һәм аңа сак килергә кирәклеген ассызыклады. Ул милли театрларның зур миссия башкаруын әйтте.

Конференциядә ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева, Буа театры директоры Раил Садриев, Кариев театры директоры Луиза Янсуар катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100