news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кыш бабай резиденциясенә каникул көннәрендә 3000 кунак кабул ителгән

Арча районының Яңа Кырлай авылында урнашкан Кыш бабай резиденциясе елдан-ел популярлаша бара.

(Казан, 11  гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кышкы каникул көннәрендә Арча районының Яңа Кырлай авылында урнашкан Кыш бабай резиденциясенә 3 000 кеше килгән.

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева Яңа ел каникуллары көннәрендә үткәрелгән мәдәни һәм күңел ачу чаралары йомгакларына багышланган брифингта резиденциянең елдан-ел популярлаша баруына басым ясады.

 «2020 елда Кыш бабай резиденциясе Ростуризм конкурсларының берсендә катнашып, грант откан иде. Әлеге грант акчалары хисабына объект яңартылды», — диде ул.

Туризм буенда дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева ачыклык керткәнчә, әлеге акчаларга Аждаһа өчен яңа кыя ясалган, чәй белән сыйлана торган бәйрәм сарай-чатыры ачылган. Кыш бабай бүлмәсе интерьерлары фонында селфига төшү урыны әйләнгән.

«Яңа елга кадәр резиденциягә 70 процент балалар һәм 30 процент өлкәннәрк илсә, 1 гыйнвардан соң пропорцияләр үзгәрә — өлкәннәр арта», диде Айгөл Балахонцева.

Ул кунаклар санының резиденциянең мөмкинлекләренә һәм ковидка каршы чикләүләргә бәйле булуын ассызыклады.

Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанга 140 мең турист килгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100