news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Туймазы татар драма театрына яңа режиссер билгеләнде

Айдар Зарипов репертуар булдырачак, мастер-класслар, лабораторияләр оештырачак.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстанның Туймазы татар драма театрына яңа режиссер билгеләнде. Театр коллективына актер, педагог, режиссер Айдар Марат улы Зариповны тәкъдим иттеләр.

Ул узган ел бу театрда Илшат Юмагуловның әсәре буенча «Ятлар белән чуалсаң» спектаклен куйган иде инде. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

«Айдар Зарипов театрның баш режиссеры функцияләрен башкара. Ул репертуар эшләячәк, мастер-класслар, лабораторияләр оештырачак», — дип шәрехләде Туймазы татар драма театры директоры Руслан Вахитов.

Ул 2007 елда З.Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын (актерлык сәнгате белгечлеге), 2019 елда Евгений Вахтангов исемендәге дәүләт академия театры каршындагы Борис Щукин исемендәге театр институтын (театр режиссеры белгечлеге) тәмамлаган.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100