news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Казан Кремле музейларына бушлай керергә була

Музейга килүчеләр «Эрмитаж-Казан» үзәге, Татарстанның табигый тарих музее, Татарстан Республикасы һәм татар халкы дәүләтчелеге тарихы музее һ.б. белән таныша алачак.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). 11 гыйнварда Казан Кремле музейларына бушлай керергә мөмкин.

Килүчеләр «Эрмитаж-Казан» үзәге, Татарстанның табигый тарих музее, Татарстан Республикасы һәм татар халкы дәүләтчелеге тарихы музее, Ислам мәдәнияте музее, Благовещенск соборы тарихы музее, Туп сарае музее, «Манеж» Күргәзмәләр залы экспонатлары белән таныша алачак, дип хәбәр итә «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot