news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия һәм Пакистан бергәләп тарихи сериал төшерәчәк

«Türk Lala» дип аталган яңа тарихи сериалда Һиндстан ярымутравындагы мөселманнарның Балкан сугышларында (1912-1913) катнашуы хакында сүз барачак.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Төркия һәм Пакистан бергәләп тарихи телесериал төшерә башларга ниятли. Бу хакта Төркиянең «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.

«Türk Lala» дип аталган яңа тарихи сериалда Һиндстан ярымутравындагы мөселманнарның Балкан сугышларында (1912-1913) катнашуы хакында сүз барачак.

Türk Lala – танылган командир Абдуррахман Пешаверига бирелгән исем, ул «төрки туган» дигән мәгънәгә ия.

Сериалның максаты – конкрет тарихи геройлар мисалында Пакистан яшьләре арасында ватанпәрвәрлек хисен ныгытуга өлеш кертү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100