Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иртәгә Буада «Буа Раштуа» мини-фестивале башлана
«Буа Раштуа» фестивале 12 гыйнвардан 15енә кадәр дәвам итәчәк.
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Иртәгә Буада «Буа Раштуа» мини-фестивале башлана. Бүген ТР мәдәният министрлыгында үткән матбугат конференциясендә оештыручылар яңа фестивальнең үзенчәлекләре турында сөйләделәр.
«Буа Раштуа» фестивале 12 гыйнвардан 15енә кадәр дәвам итәчәк. 4 көн дәвамында театр коллективы үзенең алты премьерасын күрсәтәчәк. Болар — «Кем ул?» притчасы, өлкәннәр өчен «Виктория» әкияте, «Фатыйма», «Тәүбә», «Йорт» драмалары, «Бәхеткә юл кайдан?» мелодрамасы.
Кунак спектакль буларак, Түбән Новгород дәүләт театры «Запев Мадонны с Пинеги» моноспектаклен алып килә. Спектакль 15 гыйнвар көнне күрсәтеләчәк.
«Буа театры һәрчак активлыгы белән аерылып торды. Татарстан районнарында мондый театраль мәдәни вакыйгаларның булып торуы бик яхшы. Фестивальгә дәрәҗәле кунаклар чакырулы», — диде мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.
«Буа театры 2020 елда 13 спектакль чыгарды. Аның 11е „Кече ватан театрлары“ федераль проекты кысаларында булса, икесе ТР мәдәният министрлыгы ярдәмендә чыкты. „Фатыйма“ спектакле Бөек Ватан сугышының 75 еллыгына багышлап чыгарылды», — дип санап үтте театрның сәнгать җитәкчесе Раил Садриев.
«Исемендә раштуа сүзе булуын дин белән бәйләп карарга кирәкми. Чуашлар белән бергә катнаш авылда үскән кеше буларак, безнең якта ул бәйрәм бар. Без аны 7сендә түгел, 13 гыйнварда үткәрә идек. Хәзер дә яңа елны тетар дуслары», дип аңлатты ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз