news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Россиянең халык артисты, опера җырчысы Салават Әскәров вафат

Әскәров 1976-1980 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли.

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Уфада 74нче яшендә Россия һәм Башкортстанның халык артисты, танылган опера җырчысы Салават Әскәров кинәт вафат булды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

А.Мөбарәков исемендәге Театр әһелләре берлеге премиясе лауреаты, С.Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, БАССРның халык артисты, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Россия Федерациясенең халык артисты Салават Әхмәт улы Әскәров 1946 елның 11 апрелендә Башкорт АССРның Әлши районы Шафраново бистәсендә туа. Казан консерваториясен тәмамлый.

Салават Әскаров һөнәри эшчәнлеген 1969 елда Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында башлый. 1976-1980 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли.

Мәрхүм белән хушлашу 12 декабрьдә 11.00 сәгатьтә Башкорт опера һәм балет театры бинасында узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100