news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Мәдәният министрлыгы 2020 елга җиде төп максат һәм бурыч билгеләде

Республика Мәдәният министрлыгының Иҗтимагый советы әгъзалары министрлык эшчәнлегенең төп юнәлешләрен сайлады.

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Татарстан Мәдәният министрлыгында киләсе елга төп максат һәм бурычлар билгеләнде, аларны министрлыкның Иҗтимагый советы әгъзалары сайлады. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгында узган Иҗтимагый советның йомгаклау утырышында республика мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

«Без җиде өстенлекне билгеләдек», — диде Әюпова.

Иҗтимагый совет максатлар һәм бурычлар арасында өстәмә белем бирү учреждениеләрен техника белән тәэмин итү, өлкән яшьтәге кешеләр өчен бушлай чаралар санын арттыру, электрон билетлар сатуны тәэмин итү, китапханәләрне заманча әдәбият белән тулыландыру, кинопрокатның гомуми күләмендә илебез фильмнарының өлешен арттыру һәм иҗади коллективларның Татарстан районнарына чыгуын оештыруны билгеләде.

Төп максатлар һәм бурычлар онлайн-тавыш бирү ярдәмендә билгеләнде, анда 6,2 меңгә якын кеше катнашты.

Тавыш бирү дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатлар һәм бурычларны халык алдында Формалаштыру һәм аларның үтәлешенә иҗтимагый контроль буенча проектны тормышка ашыру кысаларында үткәрелде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100