news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә органлы киноконцертлар залы төзеләчәк

Аны 2023 елда файдалануга тапшырырга планлаштыралар.

(Әлмәт, 10 декабрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). 2022 елда Әлмәттә органлы симфония киноконцертлар залы төзелешенә 414 млн сум акча юнәлдереләчәк. Ул «Нефтьче» Мәдәният сарае бинасы янындагы янкорма рәвешендә була. Акча федераль бюджеттан бүлеп биреләчәк.

Залның гомуми мәйданы 7500 квадрат метрдан артык. Аны 2023 елда файдалануга тапшырырга планлаштыралар.

2020-2022 елларда төбәк һәм муниципаль мәдәният учреждениеләрен яңартуга 3,5 млрд сум бүлеп бирү турындагы боерыкны Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалады. Инициатива Россия Мәдәният министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителде. Боерык 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100