news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Раиф Төхвәтуллин һәм Зәки Сербестның күргәзмәсе ачыла

«Мәдәният күперләре» дип исемләнгән күргәзмә Ю.Эмре исемендәге институт ярдәме белән Төркия һәм Россиядә Мәдәният һәм туризм елы кысаларында оештырыла.

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы Татарстан рәссамы Раиф Төхвәтуллин һәм төрек рәссамы Зәки Сербестның күргәзмәсе ачылу тантанасына чакыра. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

«Мәдәният күперләре» дип исемләнгән күргәзмә Ю.Эмре исемендәге институт ярдәме белән Төркия һәм Россиядә Мәдәният һәм туризм елы кысаларында оештырыла.

Күргәзмә 16 декабрьдә 15.00 сәгатьтә Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы бинасында (Горький урамы, 23/27) ачыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot