news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлфия Исхакованың «Мактанчык, дип әйтмәгез!» дип аталган шигырьләр җыентыгы чыкты

Татарстан һәм Удмуртиянең язучылар берлеге әгъзасы Гөлфия Исхакованың татар һәм рус телләрендә, рәсемнәр белән бизәлгән китапбын тәкъдим итү кичәсе Ижевск шәһәрендә булган.

Гөлфия Исхакованың «Мактанчык, дип әйтмәгез!» дип аталган шигырьләр җыентыгы чыкты
tatar-congress.org

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Язучы, шагыйрә, Татарстан һәм Удмуртиянең язучылар берлеге әгъзасы Гөлфия Исхакованың балалар өчен иҗат иткән «Мактанчык, дип әйтмәгез!» дип аталган шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Китап татар һәм рус телендә, нәни укучыны җәлеп итеп торучы рәсемнәре белән бизәлгән. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Шигырьләрне рус теленә Сергей Вострокнутов һәм Екатерина Пастухова тәрҗемә иткән.

9 декабрьдә Ижевск шәһәренең Муса Җәлил исемендәге татар китапханәсендә китапны тәкъдим итү кичәсе булган. Бу — авторның тугызынчы китабы. «Предидент булам» дигән балалар китабы республиканың балалар бакчаларында эшләүче татар төркемнәре, туган телне өйрәнүче мәктәпләргә, район һәм шәһәрләргә таратылган.

Гөлфия Исхакованың 200дән артык шигыренә композиторлар көй язган һәм аларны бүгенге татар эстрадасында танылган җырчылар башкара.

"Нечкә күңелле, тирә-юньгә игътибарлы, хискә бай Гөлфия Исхакова сәхнә тормышыннан татар мәдәниятеннән читтә түгел. Күп еллар дәвамында Воткинск шәһәренең Чайковский исемендәге бакча каршында «Тургай» халык татар җыр ансамблен җитәкли, әдәби һәм мәдәни кичәләр уздыра. Биредә яшәче татарларны бергә туплаучы, милли бәйрәмнәрне оештыруда актив катнашучы шәхес", диелә бу хәбәрдә.

Иҗат кичәсенә Гөлфия ханымның каләмдәшләре, шигырьләрен яратып укучы милләттәшләр, 116нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр, мәктәп укучылары килгән. Алар авторның шигырьләрен яттан укыган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100