Башкортстанда Акмулла көннәре дәвам итә

14 декабрь көнне Стәрлебашта быелгы Акмулла премияләрен тапшыру тантанасы үтә

(Уфа, 10 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда, һәр ел саен уздырылучы Мифтахетдин Акмулла көннәре бара. Быел бәйрәм кысаларындагы чаралар Уфада һәм Миякә, Стәрлебаш районнарында оештырыла. Акмулла укуларында иҗат әһелләре катнашса, “Акмулла нәсихәтләре” исемле фәнни-гамәли конференциядә галимнәр чыгышлары тыңлана.
Соңгы елларда Башкортстанда Мифтахетдин Акмулланың истәлеген мәңгеләштерү өчен байтак эшләр башкарыла. Туган авылы - Миякә районы Туксанбай авылында Акмулланың йорт-музее эшләп килә. Башкортстан дәүләт педагогия университетына 2007 елда Мифтахетдин Акмулла исеме бирелде. Университет биналары арасындагы мәйданда атаклы мәгърифәтчегә һәйкәл куелды. Милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертүче әдипләр, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре хезмәте Акмулла исемендәге бүләк белән бәяләнә. Тырыш талипларга Акмулла исемендәге стипендияләр булдырылган. “Безнең уку йортында Акмулланың методик кабинеты да бар”, - ди педагогия университеты профессоры Әхмәт Дәүләткулов.
Башкортстанда беренче булып Стәрлебаш районында әдәбиятны һәм сәнгатьне үстерү буенча Мифтахетдин Акмулла исемендәге фонд булдырылган. Аның оештыручысы һәм рәисе- татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләрен үз тирәсенә туплаган милләтпәрвәр Ягафәр Хисмәтуллин. 1994 елда ук оештырылган шушы фонд милләтнең талантлы шәхесләренә ярдәм итү буенча байтак эшләр башкарган. Акмулла премияләре тапшыру белән бергә, бу фонд ярдәме белән, районнан чыккан каләм әһелләренең әсәрләре тупланган “Язма гөл чәчәкләре” исемле җыентыклар чыга. Шулай ук төрле мәдәни чаралар оештыруда да фондның рәисе Ягафәр Хисмәтуллинның һәм аның фикердәшләренең ярдәме бәяләп бетергесез.
Башкортстанда башланган Мифтахетдин Акмулла көннәре уңаеннан Стәрлебаш районында да төрле мәдәни чаралар оештырыла. Казанда яшәүче атаклы якташыбыз Зәки Зәйнуллин тәкъдиме белән Стәрлебашта язучылар оешмасы төзелде һәм ул уңышлы эшләп килә. 14 декабрь көнне Стәрлебашта быелгы Акмулла премияләрен тапшыру тантанасы үтә. Бу бәйрәмгә “Казан утлары” журналының редколлегия әгъзалары да чакырулы.