news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Татар мәдәнияте ункөнлеге башланды

Декада вакытында күргәзмәләр ачыла, китаплар тәкъдим ителә, концерт була.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта Калинин районының үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге белән берлектә Милли мәдәниятләр фестивале кысаларында татар мәдәнияте декадасы үткәрә. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Декаданың программасы күргәзмәләр ачу, китаплар тәкъдим итү, концертны үз эченә ала.

Ел саен ноябрь аенда Калинин районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасының барлык китапханәләрендә төрле чаралар – күргәзмәләр, концертлар, очрашулар, кинолекторийлар, лекцияләр, әдәби кичәләр, презентацияләр, мастер-класслар һәм уен программалары үткәрелә.

Әлеге чаралар барышында милли әдәбият, музыка, декоратив-гамәли сәнгатьнең үзенчәлекләре ачыла, төрле халыкларның тарихы һәм бүгенгесенә бәйле мәсьәләләр карала. Һәр китапханә билгеле бер милли мәдәниятне тәкъдим итә, аның уникальлеген һәм кабатланмас булуын ачып бирә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100