news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры «Хуш, авылым» документаль спектакль премьерасын тәкъдим итә

«Спектакльдә татарлар, татар теле, ватаныбыз, тамырларыбыз, үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез турында уйланулар котылгысыз», - ди спектакльнең авторы һәм режиссёры Айдар Җаббаров

Камал театры «Хуш, авылым» документаль спектакль премьерасын тәкъдим итә
Владимир Васильев

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). 4, 5 һәм 6 декабрьдә Камал театрының Кече залында «Хуш, авылым» документаль спектакленең премьерасы була. Спектакльнең авторы һәм режиссёры Айдар Җаббаров. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Без документаль спектаклебездә әдәби текстлар да кулланачакбыз. Геройларыбызның монологлары классиклар тудырган әдәби образларда да чагылачак. Спектакльдә татарлар, татар теле, ватаныбыз, тамырларыбыз, үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез турында уйланулар котылгысыз… Татар авылыннан — көч, ирек, яшәүгә сусау урыныннан мәхрүм калган киләчәгебез нинди булыр?!» — ди Айдар Җаббаров.

Татар әдәбияты, драматургиясе һәм театры өчен авыл элек-электәннән төп сәнгати өйрәнү темаларының берсе булып тора. Һәр тарихи чорның үз авылы һәм аның белән бәйле проблемалары, конфликтлары, геройлары һәм антигеройлары, сораулары һәм икеләнүләре, котылгысыз яки ачык финалы, диелә бу хәбәрдә.

Айдар Җаббаров каникулларны әбием белән бабаем яшәгән авылда үткәрә идем, дип искә ала. «Еллар үткәч, үсеп егет булгач, әби белән бабай инде бакыйлыкка күчкәннән соң, үзебезнең авылдагы өйгә кайттым һәм бер мизгелдә тетрәнеп куйдым: тиздән бу авыл бетәчәк, юкка чыгачак. Мине ниндидер сагыш басты», — ди ул.

Автор күптән вербатим техникасында эшләп карарга, тамашачы белән аралашуның әлеге ысулын өйрәнергә теләвен әйтә. «Без егермедән артык „бетеп баручы“, кечкенә авылларда булдык, 50-60 тирәсе интервью эшләдек. Бер-берсен кабатламаучы, төрле язмышлар белән таныштык. Үзләренең тормышлары турында бик теләп сөйләүчеләр дә, сөйләгәннәрен кулланырга рөхсәт итмәүчеләр дә очрады», — ди автор.

Рольләрдә: Татарстанның атказанган артистлары Эмиль Талипов, Ләйсән Фәзуллина, шулай ук, яшь артистлар Эльвир Сәлимов, Алинә Мөдәрисова, Алмаз Борһанов һәм Гүзәл Гюльвердиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100