news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Госманлы империясе костюмнарын Казандагы күргәзмәдә карап булачак

«Кафтан. Госманлы империясе костюмнары заманча төрек дизайнерлары күзлегеннән» күргәзмәсен Төркия Республикасының Генераль консуллыгы Татарстан Мәдәният министрлыгы белән хезмәттәшлектә оештырган.

Госманлы империясе костюмнарын Казандагы күргәзмәдә карап булачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 10 ноябрь, "Татар-информ"). 13 ноябрьдә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмә залында «Кафтан. Госманлы империясе костюмнары заманча төрек дизайнерлары күзлегеннән» дип аталган күргәзмә ачыла. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Күргәзмәдә традицион төрек киемен һәм сәнгатен өйрәнү буенча фәнни-белем бирү институты — Анталья шәһәренең Олгунлашма институты һәм Олгунлашма Сабанджи институты дизайнерлары ясаган үзенчәлекле госманлыларның сарай киемнәре реконструкцияләре тәкъдим ителәчәк.

Костюмнар әзерләгәндә ефәк, бәрхет, тафта, сатин, шифон, мех, парча, киндер тукымалар файдаланылган. Бизәнү әйберләре сыйфатында алтын һәм көмеш җепләрдән аппликацияләр, пайеткалар, энҗеләр һәм сәйләннәр, инглиз челтәрләре һәм гипюр кулланылган.

Төрек традицион һәм ефәк баудан чигүләр, сыру, алтын тегү, драпировка, төймә элгечләрен бизәү, энә һәм ыргак белән эшләнгән традицион төрек челтәре ойя кулланылган. Күргәзмәгә 21 костюм куелган.

Әлеге чараны Төркия Республикасының Генераль консуллыгы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән хезмәттәшлектә һәм «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, Ю.Эмре исемендәге институт ярдәмендә оештырган.

Күргәзмә 16.00 сәгатьтә ачыла һәм 13 декабрьгә кадәр дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100